«Бу гаҗәеп җәнлекләр»: уен-викторина (6+)

11 октябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә, Бөтендөнья хайваннарны яклау көне кысаларында, урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Бу гаҗәеп җәнлекләр» дигән уен-викторина үтте.

Эти удивительные животные
23Ф. Игра – викторина «Эти удивительные животные»
23Ф. Игра – викторина «Эти удивительные животные» (3)
23Ф. Игра – викторина «Эти удивительные животные» (4)
23Ф. Игра – викторина «Эти удивительные животные» (2)

Очрашуда катнашучылар октябрь аенда җир йөзендә Бөтендөнья хайваннар көне билгеләп үтелүе һәм аның тамырлары 1931 елда Флоренциядә хайваннарны яклау хәрәкәте яклылар Халыкара конгрессы узган көнгә бәйле булуы турында белде. Шулай ук катнашучылар китапханәченең Кызыл китапка кертелгән сирәк һәм юкка чыга баручы хайваннар турында сөйләгәнен тыңлады. 

Балалар зур кызыксыну белән тематик сорауларга җавап бирде, йорт хайваннарын карау буенча «Акыл өчен күнегү», «Ышанам, ышанмыйм», «Тавышлары буенча җәнлекләрне ачыкла», «Хайваннарны күчереп утырт», «Хайваннар өчен азык», «Дүртенчесе артык» уеннарында катнашты. Шулай ук табышмаклар һәм ребуслар чиште, үзләренең йорт хайваннары турында сөйләде. 
Чара «Хайваннар дөньясы» презентациясе белән үрелеп барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: